news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Әкият» татар дәүләт курчак театры «Кәрлә – мәктәп баласы» спектаклен чыгара

«Әкият» татар дәүләт курчак театры «Кәрлә – мәктәп баласы» спектаклен чыгара
Фото: © «Татар-информ»

«Әкият» татар дәүләт курчак театры «Кәрлә – мәктәп баласы» спектаклен чыгарырга җыена. 16, 17 февраль көнне театрда премьера көтелә.

«Бу – Туфан Миңнуллинның балалар өчен язылган иң кызыклы пьесаларының берсе. Пьесаның төп геройлары: Шүрәле, Дию, Убырлы карчык, Кәрлә», дип искәртә театрның матбугат үзәге.

Әсәрне сәхнәгә куючы режиссер – Илгиз Зәйниев, рәссам – Арсений Жихарев, композитор – Марат Әхмәтшин.

news_right_1
news_right_2
news_bot