news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Әкият» Татар дәүләт курчак театры гастрольләр белән Уфада

«Әкият» Татар дәүләт курчак театры гастрольләр белән Уфа шәһәрендә, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

2025 елның 10 апрельдән 13 апрельгә кадәр Уфада «Әкият» татар дәүләт курчак театрының күптән көтелгән гастрольләре узачак. Бу вакыйга Башкортстан башкаласында яшәүчеләр һәм кунаклар өчен чын бүләк булачак.

«Әкият» театры Татарстаннан читтә үзенең якты куелышлары, уникаль курчаклар һәм кабатланмас атмосфера белән билгеле. Гастрольләр кысаларында «Әкият» театры Уфа халкына үзенең иң яхшы спектакльләрен күрсәтәчәк: «Әлдермештән Әлмәндәр», «Адәмнәр», «Аленький цветочек», «Золушка», «Кәрлә – мәктәп баласы», диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot