news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Әкият» татар дәүләт курчак театры белән Брянск өлкә театры гастрольләр алмаша

«Әкият» татар дәүләт курчак театры белән Брянск өлкә театры гастрольләр алмаша
"Әкият" курчак театрының матбугат үзәге

«Әкият» татар дәүләт курчак театры белән Брянск өлкә театры алмаш гастрольләр үткәрә. Гастрольләр 20-24 сентябрь көннәренә билгеләнгән.

«Әкият» татар дәүләт курчак театры гастрольләргә өч спектакль алып бара. Брянск тамашачысы рус халык әкияте буенча куелган «Волк и семеро козлят», Валентин Катаевның «Цветик-семицветик» һәм Евгений Шварцның «Золушка» романтик әкиятен карый алачак», дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

Брянск курчак театры Казан тамашачысы һәм шәһәр кунакларына Ганс Христиан Андерсенның «Пастушка и трубочист», Борис Шергинның «Волшебное кольцо» һәм Корней Чуковскийның «Мойдодыр» курчак спектакльләре тәкъдим итәчәк.

Алмаш гастрольләр «Большие гастроли» федераль программасы кысаларында үтә. «Әкият» татар дәүләт курчак театры бу программады җиденче ел катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100