news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Әкият» курчак театрының «Мырау батыр» спектакле Ижевскида театр фестивалендә катнаша

«Әкият» курчак театрының «Мырау батыр» спектакле Ижевскида театр фестивалендә катнаша
"Әкият" курчак театрының матбугат үзәге

«Әкият» курчак театры 2-5 сентябрь көннәрендә узачак «ТУК-фест» театры фестивалендә катнаша.

«Артистлар кичә Удмуртиянең Дәүләт милли театры сәхнәсендә Нәкый Исәнбәт әкиятенә нигезләнеп куелган данлыклы «Мырау батыр» спектаклен күрсәтте», дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

«Мырау батыр» спектакленең режиссеры — Илгиз Зәйниев, куючы рәссамы – Екатерина Спиридонова, композитор – Миләүшә Хәйруллина, хореограф – Сәлимә Аминова.

Удмуртиядә 2 – 7 сентябрь көннәрендә «ТУК-фест» театр фестивале беренче тапкыр үтте. Төрле жанрлардагы спектакльләр коллажы «Мәдәният» милли проекты кысаларында үтә. Спектакльләр ике шәһәрдә – Ижевскида һәм Глазовта күрсәтелә.

Фестивальдә 12 театр коллективы катнаша. Татарстаннан бердәнбер катнашучы – «Әкият» курчак театры.

news_right_1
news_right_2
news_bot