news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Әкият» курчак театрының «Камал комедияләре» Образцов театры сәхнәсеннән күрсәтелде

«Әкият» курчак театрының «Камал комедияләре» Образцов театры сәхнәсеннән күрсәтелде
фото: Абдул Фархан/архив

«Әкият» татар дәүләт курчак театрының татар төркеме «Камал комедияләре» курчак спектакле белән «Истоки» II халыкара курчак театры артистлары фестивалендә катнашты. Спектакль Образцов театры сәхнәсеннән күрсәтелде.

«Фестивальгә рәхмәт. Иҗади аралашулар һәм илһам тулы көннәр иде бу», - дип хәбәр итә театр.

  • «Истоки» халыкара фестивале – курчак театры мирасын күрсәтүче мультимәдәни проект. Тамашачыга биш илдән – Россия, Беларусь, Мексика, Монголия, Үзбәкстаннан 10 спектакль тәкъдим ителде.
  • «Камал комедияләре» – Галиәсгар Камалның «Беренче театр» һәм «Банкрот» комедияләрен берләштергән спектакль. Ике әсәр уйланма локацияләр һәм өстәмә персонажлар белән түгел, ә театр темасы белән берләштерелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot