news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Әкият» курчак театрының «Авиатор» спектакле бер-бер артлы 3 халыкара фестивальдә катнаша

«Әкият» курчак театрының «Авиатор» спектакле бер-бер артлы 3 халыкара фестивальдә катнаша
"Әкият" курчак театрының матбугат үзәге, Рәмис Нәҗмиев фотолары

«Әкият» курчак театрының 3 номинациядә «Алтын битлек» театр премиясенә ия булган «Авиатор» спектакле бер-бер артлы өч халыкара фестивальдә катнаша. Спектакльне театрның сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев Евгений Водолазкинның шул исемдәге романы буенча куйган иде.

Бүген «Әкият» курчак театры артистлары әлеге спектакль белән «Петрушка Великий» фестивалендә чыгыш ясаячак. Фестиваль Екатеринбургта үткәрелә. Бу конкурслы фестиваль, быел анда Россиянең 12 иң яхшы спектакле, шулай ук, Кытайдан данлыклы Гаунчжоу театры катнаша.

Екатеринбургтан коллектив «Авиатор» спектакле белән Мытищига - «Имени Железкина» дип аталган халыкара курчак театрлары фестиваленә юл тотачак. Спектакль 15 сентябрьдә «Импульс» яшьләр үзәге сәхнәсендә күрсәтеләчәк.

Ә 21 сентябрьдә шул ук спектакль Гродно шәһәрендә (Беларусь Республикасы) «Лялькi над Нёманом» IV Халыкара курчак сәнгате фестивалендә катнаша.

  • Октябрь аенда алмаш гастрольләр кысаларында «Авиатор» Мәскәүдә күрсәтелә.
  • «Авиатор» спектаклен роман авторы Евгений Водолазкин үзе дә карап югыр бәяләде.
  • Спектакльне һәр күрсәтү өчен боздан махсус курчак әзерләнә. Спектакль дәвамында ул эри.
  • Спектакльдә төп рольне театр артисты, «Алтын битлек» театр премиясе лауреаты Дилүс Хуҗахмәтов башкара.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100