Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Әкият» курчак театрында Яңа ел тамашалары 8 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк
«Әкият» курчак театрында Яңа ел тамашалары марафоны старт алды, ул 8 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.
«Әкият» курчак театры быел нәни тамашачыларны һәм әти-әниләрне яңа спектакль - «Тылсымлы яңа ел төше» дип аталган могҗизалы тамашага чакыра», дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.
Фойеда Кыш Бабай, Кар Кызы катнашында балалар белән Чыршы тирәли әйлән-бәйлән оештырылачак.
Яңа ел тамашалары татар һәм рус телендә дә барачак.
Яңа ел төнендә хәтта төшләр дә гадәттән тыш матур һәм могҗизалы була. Бигрәк тә,
Курчак театры яңа елның хуҗасы – бәләкәй Куян турында спектакль әзерләгән. «Яңа ел хуҗасы булу – бу бик зур җаваплылык. Күз алдыгызга гына китерегез, ел кызык, матур, үпкәләүләрсез һәм бөтенесе канәгать булырлык итеп үтсен өчен күпме тырышырга кирәк», дип кызыктыра театр тамашачысын.
«Куян тыз-быз чабып, арып-талып, хәлдән таеп, ничек йоклап киткәнен дә сизми кала. Һәм төшләр күрә! Ә төштә... Әлбәттә, төштә Кыш Бабай белән Кар Кызы, Чыршыларда матур утлар, уенчыклар һәм иң күңелле бәйрәм киче! Әйе, төшләрнең дә төрлесе була. Кайчак йөзе кара усаллар матур төшләргә кереп, бәйрәмнең ямен җибәрергә тырышалар. Ләкин без бит беләбез, бу төш кенә, шуңа берәүдән дә курыкмыйбыз!» – диелгән театрның хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз