Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Әкият» курчак театрында «Кар патшабикәсе» әкиятен 24 көндә 30 мең тамашачы караячак
«Әкият» татар дәүләт курчак театры 17 декабрьдән 11 гыйнварга кадәр «Снежная королева» – «Кар патшабикәсе» курчак спектаклен 120 мәртәбә күрсәтәчәк.
«Шушы вакыт аралыгында – 24 көн эчендә спектакльне 30 мең тамашачы карый алачак», - диде театрның башкарма директоры Илфат Ганиев.
Спектакль көнгә биш мәртәбә – 10.00, 12.00, 14.00, 16.00, 18.00 сәгатьләрдә күрсәтелә. Тамаша ике телдә әзерләнгән. Ул төрле көннәрдә татарча һәм русча тәкъдим ителәчәк.
«Снежная королева»/»Кар патшабикәсе» спектакленең режиссеры Илгиз Зәйниев. Рәссам – Сергей Рябинин. Композитор – Юрий Чаплин.
Әкият элек тә театр репертуарында булган, ләкин вакыт узгач аны репертуардан төшереп калдырганнар. Быел театр аны яңадан куйган.
Спектакль өчәр кеше хәрәкәткә китерә торган зур Кар патшабикәсе курчагы һәм пәрдә артыннан уйнатыла торган нәни курчаклар белән куелган.

Режиссер яңа кызыклы персонаж – Трольне керткән. Бу Кар патшабикәсенә хезмәт итүче, ләкин салкыннан куркучы әкияти җан иясе. Бу зур курчакны шулай ук өч артист хәрәкәтләндерә.
Боз кыйпылчыгыннан йөрәге туңган Кай һәм кайнар йөрәге белән дустының туңган йөрәген җылыткан Герда турында әкиятне бер зал тамашачы тын да алмыйча карады.
Яңа ел көннәрендә әкияткә билетлар юк. Әмма бу спектакль театр репертуарында булачак һәм аны, афишадан карап, теләсә кайчан килеп күрергә мөмкин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз