news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Әкият» курчак театрында «Авыл эте Акбай» спектакле ширма артында уйналды

«Әкият» курчак театрында «Авыл эте Акбай» спектакле ширма артында уйналды
"Әкият" курчак театрының матбугат үзәге, Лариса Пасынкова фотосы

«Әкият» татар дәүләт курчак театры артистлары Туфан Миңнуллинның «Авыл эте Акбай» пьесасы буенча куелган спектакльне «коллективны ашата торган спектакль» дип бәяләде.

Театрның сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев курчак спектаклен ширма артында уйнала торган классик курчак спектакле итеп чыгарды.

«Без сәхнәгә үзебез чыгып уйный башлагач, балалар белән курчак театрына килгән өлкәннәр: «Их безнең вакыттагы ширмалар юк хәзер» дип уфтанып куялар иде. Без аларга чып-чын ширмалы спектакль күрсәтәчәкбез», - диде театр артисты Юрий Чуктиев.

«Балалар бу спектакльдән этләргә карата миһербанлык хисе белән кайтып китәр дип уйлыйбыз», - диде артистлар спектакльдән соң.

Музыкаль спектакльдә сигез җыр яңгырый. Алар өчен музыканы композитор Марат Әхмәтшин язган. Куючы рәссам – Екатерина Спиридонова.

Спектакльдә театрның татар труппасының барлык артистлары да катнаша. Авыл эте Акбай ролендә – театрның яшь артисты Нияз Садыйков.

«Авыл эте Акбай» пьесасы Камал театрында ике мәртәбә куелган. Акбай турында пьесалар циклының ике әсәре туксанынчы еллар азагында курчак театрында да барган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100