Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Әкият» курчак театрында «Авиатор» спектаклен роман авторы Евгений Водолазкин карады
«Әкият» татар дәүләт курчак театрының 91 нче сезоны театрның «Алтын битлек» алган «Авиатор» спектакле белән ачылды. Залдагы тамашачылар арасында «Авиатор» романы авторы Евгений Водолазкин да бар иде.
«Бездә бүген зур вакыйга – сезон ачылышы. Сезон ачылышындагы «Авиатор» спектаклен күрергә аның авторы Евгений Водолазкин үзе килде – бу тагын бер зур вакыйга», – дип язучыны сәхнәгә чакырды «Әкият» курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев. Ул Евгений Водолазкинга түбәтәй бүләк итте.
«Минем мондый «Авиатор»ны күргәнем юк иде. Аның миңа бик якын булуын аңладым, ул искиткеч. Ул бөтенләй башкача – башка пропорцияләр, башка үлчәмнәр, башка интонация. Әкренләп эреп баручы кеше - монда гаҗәеп табыш, гаҗәеп метафора», – диде Евгений Водолазкин сәхнәдән.
Ул спектакльнең мөмкин булган 4 номинациядән 3 «Алтын битлек» премиясе алуын гаҗәеп шатлыклы вакыйга дип билгеләп үтте.

Залда режиссер Айдар Җаббаров, композитор Эльмир Низамов та бар иде.
- Евгений Водолазкин – язучы, филология фәннәре докторы, әдәбият белгече, «Большая книга» премиясе лауреаты, «Лавр», «Чагин», «Авиатор» романнары авторы.
- «Авиатор» курчак спектакле боз курчак белән уйнала. Аның технологиясен «Әкият» курчак театрының сәнгать җитәкчесе, спектакльнең режиссеры Илгиз Зәйниев һәм театрның баш рәссамы Сергей Рябинин эшләде.
- «Авиатор» курчак спектакле «Иң яхшы курчак спектакле», «Иң яхшы курчак спектакле режиссеры» (Илгиз Зәйниев) һәм «Иң яхшы курчак спектакле артисты» (Дилүс Хуҗәхмәтов) номинацияләрендә «Алтын битлек»кә ия булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз