news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Әкият» курчак театрында 29 меңнән артык бала әти-әнисе белән Яңа ел тамашасы караган

«Әкият» курчак театрында 29 меңнән артык бала әти-әнисе белән Яңа ел тамашасы караган
Фото: "Әкият" курчак театрының матбугат үзәге., Рәмис Нәҗмиев

«Әкият» курчак театрында бәйрәм марафоны тәмамланды. 15 декабрьдән 8 гыйнвар аралыгында театрда 29 меңнән артык бала әти-әнисе белән Яңа ел спектаклен караган.

«Быел нәниләр һәм аларның әти-әниләре өчен «Морозко - зимнее шоу» һәм татар телендә «Суык бабай - кышкы тамаша» тәкъдим ителде. «Әкият» курчак театры артистлары 117 яңа ел тамашасын күрсәтте», дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

Һәр спектакльдән соң театр фойесында Кыш Бабай, Кар кызы һәм әкият геройлары катнашында чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнатылган.

Яңа ел спектаклен барлыгы 29 681 тамашачы каган, шуларның 1061е - махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләреннән.

Спектакльнең режиссеры - театрның сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев.

news_right_1
news_right_2
news_bot