news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Әкият» курчак театрын «Су анасы» спектакле өчен судка биргәннәр - 10000 сум таләп итәләр

«Әкият» курчак театрын «Су анасы» спектакле өчен судка биргәннәр - 10000 сум таләп итәләр
Фото: © «Татар-информ»/ архив

«Су анасы» спектакле өчен «Национальные игрушки» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең «Әкият» курчак театрына булган дәгъвасы Татарстан Арбитраж судында каралачак. Суд утырыш билгеләү турындагы документтан күренгәнчә, әлеге оешма театрдан 10 000 сум компенсация таләп итә. Мәгълүмат Татарстан Арбитраж суды сайтында урнаштырылган.

Билгеле булганча, Казанда гамәлгә куелган һәм төп эшчәнлеге көнкүреш товарларын күпләп сатуга бәйле җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять «Әкият» курчак театры җитәкчелеген товар билгесенә хокукларны бозуда гаепләп судка кадәрге претензия турында хат юллаган иде.

«Әкият» курчак театрының башкарма директоры Илфат Ганиев әйтүенчә, суд утырышы билгеләнгән, әзерлек эшләре бара.

  • Әлеге оешма Зиннур Хөснияр инсценировкасы буенча Тукай әкиятенә нигезләнеп куелган «Су анасы» спектаклен тамашачыларга күрсәткән өчен «Әкият» курчак театрыннан ярты миллион сум акча таләп иткән. Соңыннан дәгъва суммасы 1 сумга калды.
  • «Әкият» татар дәүләт курчак театрына судка кадәрге претензия килде. Әмма без аның буенча бернинди акча да түләргә җыенмыйбыз. Без үз мәнфәгатьләребезне судта яклаячакбыз. Судка без түгел, алар бирәләр, бирсәләр... Бу әдәби геройлар – безнең халык байлыгы», дип әлеге мәсьәләдә комментарий биргән иде Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100