news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Әкият» курчак театры янында Яңа ел чыршысы 24 декабрьдә ачылачак

24 декабрьдә «Әкият» курчак театры каршындагы паркта Яңа ел чыршысын ачу бәйрәме үткәрелә. Шәһәр халкы һәм башкала кунаклары өчен концерт, театральләштерелгән тамаша, остаханәләр, башка актив чаралар әзерләнә, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе матбугат хезмәте.

Кичәнең төп вакыйгасы буларак, чарага килүчеләр, Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән бергә яңа 20 метрлы чыршыда яңа ел утларын кабызачаклар. Кунакларга театральләштерелгән тамаша тәкъдим ителәчәк. Шулай ук аниматорлар катнашында интерактив зона, келәм ясау остаханәсе эшләячәк, «Өстәл арты» перформансы һәм музыкаль концерт оештырыла.

Татарстан Республикасы һәм Башкортстан Республикасы халык артисты Ришат Төхвәтуллин ачылыш тантанасының хедлайнеры булачак.

Шул ук көнне «Бияләй» дип исемләнгән яңа ел ярминкәсе эшли башлаячак, анда татар ризыклары һәм җирле осталарның эшләнмәләре тәкъдим ителәчәк. Парк территориясендә тюбингларда шуу өчен агач тау, башка төрле күңел ачу чаралары һәм төрле елларда шәһәрне бәйрәмчә бизәүгә багышланган «Яңа елдагы Казан» күргәзмәсе ачылачак.

Яңа елга багышланган бәйрәм кичәсе 15:30 сәгатьтә башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot