news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Әкият» курчак театры Түбән Новгород курчак театры белән алмаш гастрольләр үткәрә

«Әкият» татар дәүләт курчак театры һәм Нижгар дәүләт академия курчак театры алмаш гастрольләр үткәрә.

«Түбән Новгород коллективы гастрольләре 12 майда Казанда «Иван Царевич и Серый волк» курчак спектакле белән ачылачак. Спектакль рус әкиятләре мотивлары буенча үзе дә курчак театрында эшләгән драматург Владимир Маслов язган пьеса нигезендә куелган», дип хәбәр итә «Әкият» курчак театрының матбугат үзәге.

Түбән Новгород курчак театры гастрольгә Петр Ершовның «Конек-горбунок» һәм Самуил Маршакның «Кошкин дом» әкиятләрен дә алып киләчәк.

Шушы ук вакытта «Әкият» татар дәүләт курчак театры Түбән Новгород курчак театры сәхнәсендә үз спектакльләрен күрсәтә. Программада - Корней Чуковскийның «Муха-Цокотуха» әкияте, Илгиз Зәйниевнең «Дисней төшләре» һәм Габдулла Тукайның «Кәҗә белән сарык» әкияте буенча куелган спектакль.

Гастрольләргә билетларны «Пушкин картасы» буенча да алырга мөмкин дип искәртә театр.

«Әкият» курчак театры делегациясе Нижгар өлкәсе татарлары белән очрашу планлаштыра.

  • Бу театр сезонында «Әкият» курчак театры өченче алмаш гастрольләр ясый. Ноябрь аенда Кемерово өлкәсенең Кузбасс курчак театры һәм Хабаровски курчак театры белән алмаш гастрольләр үткән иде.  
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100