Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Әкият» курчак театры Түбән Новгород гастрольләрендә җирле татарлар белән очрашкан
«Әкият» Татар дәүләт курчак театры коллективы Түбән Новгородта үткән гастрольләре вакытында биредә яшәүче татарлар белән очрашты.
«Театрны Түбән Новгород өлкәсе татарларының милли мәдәни автономиясе башкарма директоры Тимур Шәрәфетдинов сәламләде. Ул татар телендә яңгыраячак спектакльне түземсезләнеп көтүләрен, бу алар өчен зур вакыйга булуын әйтте», - дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.
Курчак театры биредә яшәүче татарлар өчен Габдулла Тукайның «Кәҗә белән сарык» әкиятен алып килгән.
Театр Түбән Новгород өлкәсендә 50 меңнән артык татар яшәвен искәртеп үтә. «Коллектив кая гына гастрольләргә бармасын, җирле татарлар белән очрашырга тырыша. Магнитогорскида да, Көньяк-Сахалинда да, Барнаулда да, Хабаровскида да татарлар белән күрешә алдык», диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз