news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Әкият» курчак театры Томскта курчак театры фестивалендә катнаша

«Әкият» курчак театры Томскта курчак театры фестивалендә катнаша
Салават Камалетдинов

«Әкият» Татар дәүләт курчак театры коллективы «Сказочный балаганчик Скомороха» фестивалендә катнашу өчен Томск шәһәренә килеп төште. «Бүген иртә белән Казан артистларын аэропорттан «Скоморох» Томск өлкә курчак театрындагы коллегалары каршылады», - дип хәбәр итә «Әкият» курчак театрының матбугат үзәге.

Казан артистлары Томск курчак театры сәхнәсендә ике спектакль - С.Дорожконың «Җырла, курай!.. Уйна, Шомбай» һәм М.Протасованың «Идёт Коза рогатая» спектакльләрен күрсәтәчәк.

Спектакльләр 20 августта 16.00 һәм 18.00 сәгатьләрдә булачак.

«Сказочный балаганчик Скомороха» фестивалендә Армения, Беларусь, Үзбәкстан Республикалары театрлары, Россиядән Санкт-Петербург, Бурятия Республикасы, Красноярск һәм Алтай крайлары, Новосибирск, Кемеров һәм Томск өлкәләре коллективлары катнаша.

news_right_1
news_right_2
news_bot