news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Әкият» курчак театры «Шомбай-fest» фестивале программасын игълан итте

«Әкият» курчак театры «Шомбай-fest» фестивале программасын игълан итте
Рамил Гали, архив

«Әкият» татар дәүләт курчак театрында «Шомбай-fest» халыкара курчак театрлары фестиваленә актив әзерлек бара. Фестиваль 21 – 28 июнь көннәрендә Казанда үтә.

«Шомбай-fest» халыкара курчак театрлары фестивале 21 июньдә Образцов курчак театры спектакле белән ачыла тантаналы ачыла. Икенче көнне 22 июньдә фестивальнең тагын бер тантанасы - «Әкият» курчак театры каршындагы мәйданда – Чәчәк фестивале паркында булачак», дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

Фестивальдә танылган коллективлар – Белоруссиядән Гродно өлкә курчак театры, Мәскәүдән Образцов курчак театры, Пермь курчак театры, Ханты-Манси курчак театры, Түбән Тагил курчак театры, Белгород курчак театры, Леонтьев исемендәге Ульяновск курчак театры, «Теремок» Саратов курчак театры, Тольятти курчак театры һәм башкалар катнаша.

Фестивлаьдә барлыгы 18 курчак спектакле уйнала. Алар арасында Лермонтов әсәре мотивлары буенча «Демон», Г.Х.Андерсенның «Снеговик», Чыңгыз Айтматов әсәрләре буенча куелган спектакльләр бар.

«Безнең фестиваль кысаларында курчак театры жанрларының барысын да күрсәтәсебез килә. Казан тамашачысы кайчан Образцов исемендәге театрныэ легендар «Снеговигын» күрә алачак?» – ди театрның сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев.

Фестиваль быел урам программасын киңәйтә. Фестивальдә катнашучы театрлар ачык һавада иң яхшы спектакльләрен күрсәтәчәк.

Спектакльләргә чакырылган театр белгечләре Ольга Глазунова, Владимир Спешков, Анна Казарина, Олеся Кренская һәм фестивальнең кураторы Нияз Игъламов бәя бирә.

Спектакльләр «Иң яхшы спектакль», «Иң яхшы режиссер эше», «Иң яхшы актерлык эше», «Иң яхшы икенче пландагы актерлык эше», «Иң яхшы рәссам эше», «Иң яхшы музыкаль бизәлеш» һәм «Фестиваль яңалыгы» номинацияләре буенча бәяләнә.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot