Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Илгиз Зәйниевның «Авиатор» спектакле фестивальдә өч тапкыр аншлаг белән күрсәтелгән
«Әкият» курчак театры XIX «Рязанские смотрины» халыкара курчак театрлары фестивалендә оештыручылар соравы буенча Евгений Водолазкин романы буенча куелган «Авиатор» спектаклен өч мәртәбә күрсәткән.
«Өч тапкыр аншлаг белән уйнадык», – дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.
Евгений Водолазкин романы буенча «Авиатор» спектаклен театр үткән сезон ахырында чыгарды.
Спектакльнең үзенчәлеге – төп герой Иннокентий Платонов курчагының боздан ясалган булуы. Һәр спектакль өчен махсус туңдыргычта яңа курчак ясала. Курчак театры артисты Дилүс Хуҗәхмәтов кулындагы курчак спектакль азагына кадәр эреп бетә.
Спектакльнең рәссамы – Сергей Рябинин. Композитор – Эльмир Низамов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз