news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Әкият» курчак театры өлкәннәр өчен «Авиатор» спектаклен чыгара

«Әкият» курчак театрында өлкәннәр өчен Евгений Водолазкин романы буенча «Авиатор» спектакле репетицияләре бара. Спектакльне театрның сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев куя.

Әсәрдә сүз 1900 елда туган кешенең 1999 елда уянып, өзек-өзек истәлекләр аша тормыш картинасын тудырырга тырышуы турында.

«Водолазкинның «Авиатор» романы илебезнең ике катлаулы чоры белән таныштыра. Минем өчен бу әсәр беренче чиратта мәхәббәт һәм гөнаһ турында», - ди Илгиз Зәйниев.

Спектакльнең рәссамы - Сергей Рябинин, композитор – Эльмир Низамов.

Премьера 16 июньгә билгеләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot