news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Әкият» курчак театры Мәскәүдәге гастрольләрен «Әлфия» спектакле белән ачты

«Әкият» курчак театры Мәскәүдәге гастрольләрен «Әлфия» спектакле белән ачты
Фото: Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте

«Әкият» Татар дәүләт курчак театры Россия башкаласында гастрольләрен «Әлфия» спектакле белән ачты. Куелышны Мәскәү курчак театрында тәкъдим иттеләр, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте.

Фото: © Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте

Чарада Татарстан вице-премьеры – Татарстанның Россиядәге вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин дә катнашты. Спектакль башланыр алдыннан тамашачыларны Мәскәү курчак театры директоры Людмила Редько, Татарстанның Россиядәге вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин, Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең Мәдәният департаменты җитәкчесе Ренат Абянов һәм «Әкият» курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев сәламләде.

«Әлфия» спектакле татар җырчысы Әлфия Авзалова биографиясенә нигезләнгән. Тамашачылар арасында артистканың кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова да бар иде.

Фото: © Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте

«Әкият» курчак театрының Мәскәүдә гастрольләре 6 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Башкала халкы «Авиатор» (өч тапкыр «Алтын битлек» театр премиясе лауреаты), «Соры муен» һәм «Җиде кәҗә бәтие» спектакльләрен карый ала.

Ә шул ук көннәрдә Казанда илнең иң борынгы Мәскәү курчак театры гастрольләре бара. «Әкият» театры алар белән инде биш ел хезмәттәшлек итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100