news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Әкият» курчак театры Мәскәүдә спектакль күрсәтә

5 сентябрьдә «Әкият» Татар дәүләт курчак театры Мәскәүдә «Җырла, курай!.. Уйна, Шомбай!» спектаклен күрсәтә. Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге шул турыда хәбәр итте.

Спектакльне С.В. Образцов исемендәге дәүләт академия курчак театрында күрсәтәчәкләр. Тамаша «Истоки» Беренче халыкара курчак театрлары фестивале кысаларында 13.00 һәм 16.00 сәгатьләрдә була.

2 сентябрьдән 9 сентябрьгә кадәр тамашачылар игътибарына 8 илдән: Россия, Ливан, Монголия, Төркия, Иран, Беларусь, шулай ук Луганск һәм Донецк Халык Республикаларыннан 17 театр курчак спектакльләре тәкъдим итәчәк.

Фестивальнең программасында күп төрле формалар бар: эпос һәм әкият, балаган һәм вертеп, борынгы йолалар һәм урам халык комедиясе. Тамашачылар рус Петрушкасы һәм төрек Карагезы, камисибай япон урам театры һәм тува бармак курчаклары – Токуу белән танышачак. Шулай ук Төньяк халыкларның, Башкортстан һәм Дагыстан легендалары, болгар, татар, белорус, монгол әкиятләре, фольклор нигезендә эшләнгән заманча әсәрләрләр тәкъдим ителәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot