news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Әкият» курчак театры легендар актрисасының юбилеен уздыра

«Әкият» курчак театры легендар актрисасының юбилеен уздыра
«Әкият» курчак театры

«Әкият» татар дәүләт курчак театры 43 ел сәхнәдә уйнаган Рәмзия Фәйзуллинаның юбилей кичәсен үткәрә.

«Кичә программасында - актриса катнашкан спектакльләрдән өзекләр, музыкаль номерлар һәм юбилярга багышланган видеорәт», дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

Театрның легендар актрисасының юбилеена һәм иҗади эшчәнлегенә багышланган кичә 28 октябрьдә була. 18.00 сәгатьтә башлана.

Рәмзия Фәйзуллина курчак театрында 1979 елдан бирле эшли. Тамашачы хәзер аны театр репертуарындагы «Кәҗә белән сарык», «Әлдермештән Әлмәндәр», «Мырау батыр» һәм башка спектакльләрдә күрә ала.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot