news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Әкият» курчак театры курчаклы комедиягә чакыра

«Әкият» курчак театры курчаклы комедиягә чакыра
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

«Әкият» курчак театры Галиәсгар Камалның ике пьесасын берләштереп «Камал комедияләре» чыгарды. Премьера алдыннан ул журналистларга һәм театр белгечләренә күрсәтелсә, бүген беренче тамашачылар карый алачак.

Спектакльнең режиссеры – театрның сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев. Композиторы – Марат Әхмәтшин. Куючы рәссам – Екатерина Спиридонова. Ут куючы рәссам – Светлана Гыйбадуллина.

«Камал комедияләре» күренекле драматургның легендар «Беренче театр» һәм «Банкрот» пьесаларын берләштерә. Илгиз Зәйниев ике әсәрне татарның театрга мәхәббәте аша берләштергән.

Билгеле булганча, «Беренче театрда» Хәмзә бай Казанда театр куелуга каршы көрәшеп йөргән арада, аның гаиләсе театрга китә. «Банкрот» комедиясендә Сираҗетдинның артистлык сәләтләре калку күрсәтелә.

Спектакль бер тәнәфес белән 2 сәгать бара. Спектакль кич белән өлкәннәр өчен куелган. Тамашачылар өчен яшь чикләре 12 + дип билгеләнгән.

Спектакльдә «Әкият» татар дәүләт курчак театрының татар төркеме катнаша.

Фоторепортаж: Абдул Фархан
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100