news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Әкият» курчак театры «Кәҗә белән Сарык» спектакле белән гастрольләргә чыга

«Әкият» курчак театры «Кәҗә белән Сарык» спектакле белән гастрольләргә чыга
"Әкият" курчак театрының матбугат үзәге

«Әкият» курчак театры «Кәҗә белән Сарык» спектакле белән Татарстан районнарына гастрольләргә чыга.

«Буа, Тәтеш, Кама Тамагы, Иске Чүпрәле, Питрәч районында яшәүче яшь тамашачыларга республиканың иң өлкән театрларының берсе – Татар Дәүләт «Әкият» курчак театры спектаклен карарга уникаль мөмкинлек булачак», дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

Гәрәй Рәхимнең Габдулла Тукай әкиятенә нигезләнеп язылган «Кәҗә белән Сарык» әсәрен Россия һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдус Зиннуров сәхнәләштергән. Спектакльне куючы рәссам – Александр Губский, композиторы – Луиза Батыр-Болгари.

Әкиятчеләр балаларга гаделлек һәм яхшылык турында мавыктыргыч, гыйбрәтле әкият сөйләячәк дип кызыктыра театр балаларны.

13 март – Кама Тамагы муниципаль районының Мәдәният сарае;

14 март – Буа муниципаль районының Мәдәни үсеш үзәге;

15 март – Тәтеш муниципаль районының Мәдәният сарае;

16 март – Иске Чүпрәле районының Мәдәният сарае;

17 март – Питрәч муниципаль районының Мәдәният сарае;

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100