news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Әкият» курчак театры Чыңгыз Айтматовның «Анам кыры» повесте буенча спектакль чыгара

«Әкият» курчак театры Чыңгыз Айтматовның «Анам кыры» повесте буенча спектакль чыгара
Фото: "Әкият" курчак театрының матбугат үзәге, Лариса Пасынкова

«Әкият» татар дәүләт академия курчак театры Чыңгыз Айтматов повесте буенча «Анам кыры» спектаклен чыгара.

«91 нче театр сезонының беренче премьерасы - «Анам кыры» спектакле 1 һәм 2 ноябрьдә була», дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге. Бу – академик исеме алганнан соң театрның беренче премьерасы.

«Анам кыры» - совет халкының гимнына тиң әсәр, гаиләләр һәм хатын-кызлар тарихы. Сугышта ирен һәм өч улын югалткан Толгоной кырга чыгып җир-анага кайгысын сөйли, хатирәләр белән уртаклаша, үзен борчыган сорауларны куя», дип билгеләп үтә матбугат үзәге.

Спектакльне театрның сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев чыгара. Куючы рәссам – Сергей Рябинин. Композитор – Миләүшә Хәйруллина. Яктыртучы рәссам - Михаил Кирильцев.

  • Спектакль «Кече шәһәр театрлары» федераль проектының «Театр - балаларга» программасы ярдәмендә куела.

news_right_1
news_right_2
news_bot