news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Әкият» курчак театры Чаллыга гастрольләргә бара

«Әкият» курчак театры Чаллыга гастрольләргә бара
"Әкият" курчак театрының матбугат үзәге

«Әкият» Татар дәүләт курчак театры ике спектаклен Чаллы балалары карый алачак.

«12, 13 һәм 14 октябрь көннәрендә гастрольләр Чаллы татар дәүләт драма театры сәхнәсендә үтәчәк», дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

Чаллыга Редьярд Киплинг әсәре буенча куелган «Маугли» музыкаль-пластик спектакле һәм Льюис Кэрролл әсәре мотивлары буенча куелган «Страна чудес Алисы» спектакле барачак.

Әлеге спектакльләрне сәхнәгә театрның сәнгатьҗитәкчесе Илгиз Зәйниев куйган.

Гастрольләр афишасы: 12 октябрь - 11:00, 13:30, 18:00 - «Страна чудес Алисы», 13 октябрь - 11:00, 13:30 - «Страна чудес Алисы»; 14 октябрь - 11:00, 13:30, 18:00 - «Маугли».

news_right_1
news_right_2
news_bot