news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Әкият» курчак театры беренче тапкыр Түбән Новгород өлкәсе татарлары белән очрашты

«Әкият» курчак театры беренче тапкыр Түбән Новгород өлкәсе татарлары белән очрашты
Фото "Әкият" курчак театрыннан

«Әкият» курчак театры коллективы Түбән Новгородтагы гастрольләрдә татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты.

Түбән Новгород өлкәсендә 50 меңнән артык татар яши, өстәвенә, татарлар — төбәктә халык саны буенча икенче урында. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына театрның әдәби бүлек мөдире Дилия Шәязданова сөйләде.

Артистлар алдында сәламләү сүзе белән Түбән Новгород өлкәсе татарларының төбәк милли мәдәни автономиясе башкарма директоры чыгыш ясады.

«Без татар телендәге спектакльне көтеп алабыз, бу зур мәдәни вакыйга», — дип билгеләп үтте Тимур Шәрәфетдинов. 

«Әкият» курчак театры актерлары Түбән Новгород тамашачысына Габдулла Тукайның «Кәҗә белән Сарык» әкияте буенча куелган спектакльне тәкъдим итте.

Агентлыкның әңгәмәдәше сүзләренчә, Түбән Новгород дәүләт академия курчак театры белән алмашу гастрольләре беренче тапкыр узган.

«Театр коллективы гастрольләр кысаларында бөтен җирдә татарлар белән очрашырга тырыша, мондый очрашулар Магнитогорск, Көньяк Сахалинск, Барнаул, Хабаровск һәм башка шәһәрләрдә узды инде», - диде ул.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100