Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Әкият» курчак театры «Авыл эте Акбай» спектаклен Татарстан районнарында күрсәтә
Бүген, 14 октябрь көнне, Татарстан районнарында Татар дәүләт «Әкият» курчак театрының гастрольләре башланды. Бүген курчак спектаклен Сарман районы балалары карый алды.
«Инде күп еллар «Әкият» курчак театры коллективы мөһим миссияне башкара – республиканың татар районнарына чыгып татар сәнгатен пропагандалый. Сарман, Азнакай, Баулы, Мөслим районнарында Туфан Миңнуллинның «Авыл эте Акбай» спектакле тәкъдим ителәчәк», дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.
Иртәгә, 15 октябрьдә, спектакль Урыссу районының мәдәният сараенда күрсәтелә. 16 октябрьдә әкият Азнакай районының мәдәният сараенда уйналачак. 17 октябрьдә артистларны Баулы районының Мәдәният сараенда көтәләр.
Гастрольләр 18 октябрьдә Мөслим районының Мәдәният сараенда тәмамланачак.
- «Авыл эте Акбай» – Туфан Миңнуллинның авылда һәм шәһәрдә яшәүче этләр һәм мәчеләр тормышыннан пьесалар циклы. Төп герой – авыл эте Акбай. Акбай авылда яши һәм ул үз тормышыннан канәгать. Ә шул ук йортта яшәүче Тәмлетамак исемле мәче тормыштан риза түгел. Телевизордан шәһәр мәчеләрен күргән ул – алар диванда иркәләнеп яталар, кешеләр анда этләрне дә, мәчеләрне дә кулларында күтәреп йөри икән. «Ничек тә шәһәргә эләгергә» дип уйлый мәче. Мәчет китә, мәче артыннан, аны жәлләп, эт китә. Спектакль эт һәм мәченең шәһәр маҗаралары белән дәвам итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз