news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Әкият» курчак театры артисты Баня-Лука шәһәрендә узган фестиваль премиясенә лаек булган

«Әкият» курчак театры артисты Баня-Лука шәһәрендә узган фестиваль премиясенә лаек булган
Фото: © "Әкият" курчак театрының матбугат үзәге

«Әкият» татар дәүләт курчак театры артисты Илсур Минкәев «Серая Шейка» спектаклендәге Үрдәк роле өчен «Драган Бажач» премиясенә лаек булган.

«Оста актерга жанрның мөмкинлекләрен нәтиҗәле файдалану өчен күп урын да кирәкми. Ул биредә пьеса структурасын бозмыйча гына үзенең комедия жанрындагы талантын күрсәтә алды», - дип билгеләгән Баня-Лука шәһәрендә узган XXIIII халыкара балалар театрлары фестивале жюрие Татарстан театры артистының башкаруын.

  • «Серая Шейка» спектаклен Дмитрий Мамин-Сибиряк әкияте буенча «Әкият» курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев куйган. Спектакль рус телендә бара.
  • «Әкият» курчак театры Сербская Республикасының башкаласы Баня-Лука шәһәрендә узган XXIIII халыкара балалар театрлары фестивалендә катнашты. Фестиваль Татарстаннан килгән спектакль белән ачылган.
news_right_1
news_right_2
news_bot