news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Әкият» курчак театры Әлфия Авзалованың туган көнендә «Әлфия» спектаклен күрсәтә

«Әкият» курчак театры Әлфия Авзалованың туган көнендә «Әлфия» спектаклен күрсәтә
Салават Камалетдинов, архив

«Әкият» Татар дәүләт курчак театры Әлфия Авзалованың 90 еллыгы уңаеннан «Әлфия» спектаклен күрсәтәчәк.

«15 гыйнварда халкыбызның легендар җырчысы, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Әлфия Авзалованың тууына 90 ел. Шушы уңайдан бу көнне тамашачыны Илгиз Зәйниевнең Әлфия Авзаловага багышлап иҗат иткән «Әлфия» спектакленә чакырабыз», - дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

Спектакль 17.00 сәгатьтә башлана.

Спектакль аша Әлфия Авзалованың язмышын күзалларга мөмкин. Тормыш күренешләренә туры килгән җырлар да сайланган. Әлфия Авзалованың төрле яшьтәге курчаклары ясалган. Сәхнәдә Илһам Шакировның да, җырчының иҗат төркемендәге музыкантларның да курчаклары бар.

  • «Әлфия» спектакленең премьерасы 2019 елда булды. Спектакль «Алтын битлек 2021» Россия милли театр премиясе лонг-листына керде.
news_right_1
news_right_2
news_bot