Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Әкият» курчак театры «Аладдин» әкиятен чыгара
«Әкият» курчак театры «Мең дә бер кичә» әкиятләр җыентыгына кергән «Аладдин» әкиятен чыгара.
«Спектакльне әзерләү белән бик көчле команда шөгыльләнә. Премьера 3 февральгә билгеләнгән», дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.
Спектакльнең режиссеры – театрның сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев. Музыканы Эльмир Низамов язган. Хореограф – Сәлимә Әминова. Шигырьләрен «Казань» журналының баш мөхәррире Альбина Әпсәләмова язган. Куючы рәссамы Образцов исемендәге Дәүләт академия курчак театрының баш рәссамы Виктор Антонов.
«Виктор Антонов үзенчәлекле курчак театры вәкиле. Үз эченә актер, режиссер, рәссам һәм драматург профессияләрен җыйган. Ул үзенчәлекле авторлык стиленә ия», дип таныштыра театрның матбугат үзәге.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз