news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Әкият» курчак театры актеры Айвар Гыймаев «Тантана» премиясе белән бүләкләнде

«Курчак театрының иң яхшы артисты» номинациясендә «Әкият» курчак театры артисты Айвар Гыймаев бүләкләнде. Актер бу бүләккә Николай Гумилев әсәре буенча куелган «Дитя Аллаха» спектаклендәге рольләре өчен лаек булды.

«Көтелмәгән бүләк! Хезмәттәшләремә рәхмәт!» - диде Айвар Гыймаев сәхнәгә чыгып.

Айварга дипломны «Нефтьче» мәдәният йорты директоры Рамил Садриев тапшырды.

«Тантана» премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы Әлмәт татар дәүләт драма театры залында бара. «Татар-информ» тантананы онлайн күрсәтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100