Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Әкият» курчак театры Актанышта «Әлфия» спектаклен күрсәтәчәк
13 һәм 14 апрель көннәрендә Татар дәүләт «Әкият» курчак театры Актаныш тамашачысына үз спектакльләрен күрсәтә.
«13 апрельдә «Агыйдел» Дәүләт җыр һәм бию ансамбле сәхнәсендә Илгиз Зәйниевнең Әлфия Авзаловага багышланган «Әлфия» спектакле тәкъдим ителә", дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.
Театр билгеләп үткәнчә, «Әлфия» спектакле – бөек татар җырчысына чиксез хөрмәт чагылышы. Әсәр җырчының тормыш юлы һәм иҗатына нигезләнеп эшләнсә дә, биографик төгәллеккә дәгъва кылмый, киресенчә бөек шәхес исеме тирәсендәге хыялга әверелә. Спектакль 2020 елны «Алтын битлек» театрь премиясенең LONG LIST исемлегенә керде.
«Әлфия» спектаклен җырчының туган ягында, Актанышта күрсәтү – театрның куптәнге хыялы.
Шулай ук 14 апрельдә Актаныш мәдәният йорты сәхнәсендә яшь тамашачылар өчен Габдулла Тукай әсәре буенча куелган «Кәҗә белән Сарык» әкиятен карау мөмкинлеге булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз