Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Әкият» курчак театры «Адәмнәр» спектаклен Алматы фестивалендә тәкъдим итәчәк
«Әкият» Татар дәүләт академия курчак театры Almaty Puppet Festival – 2026 IV Халыкара курчак театрлары фестивалендә катнаша. Казан артистлары Алматыда 23 октябрьдә чыгыш ясаячак.
Быел фестиваль дөньяның 11 иленнән, шул исәптән Италия, Франция, Төркия, Иран һәм Азәрбайҗаннан 14 театрны берләштерә.
«Әкият» курчак театры Алматының дәүләт академия курчак театры сәхнәсендә Галимҗан Ибраһимов әсәре буенча куелган «Адәмнәр» спектаклен татар телендә күрсәтәчәк.
Спектакль инде профессиональ бергәлек тарафыннан танылу алды. Ул «Алтын битлек» милли театр премиясенең дүрт номинациясендә билгеләп үтелде, ә Екатеринбургта «Бөек Петрушка» Халыкара фестивалендә «Иң яхшы режиссер эше өчен» дипломын алды.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз