news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Акимов белән Миңнеханов «Цифрлы алга китеш» конкурсына йомгак ясаячак

Бүген Россия Вице-премьеры Максим Акимов Татарстанга эш сәфәренә килә.

Акимов белән Миңнеханов «Цифрлы алга китеш» конкурсына йомгак ясаячак
Владимир Васильев

(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Максим Акимов һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Цифрлы алга китеш» Бөтенроссия IT-конкурсына йомгак ясаячак. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Максим Акимов «Цифрлы алга китеш» Бөтенроссия конкурсын ябу тантанасында катнашырга планлаштыра», — диделәр матбугат хезмәтендә.

«Цифрлы алга китеш» конкурсы «Россия — мөмкинлекләр иле» Президент мәйданчыгының флагман проекты булып тора. Европада иң зур финал форумына 3 меңнән артык кеше җыелды. Анда 26 номинациядә 440лап команда катнашты.

  • Конкурсның партнер — компанияләре арасында «Росатом» дәүләт корпорациясе, «Ростелеком», «Газпром нефть», «Аэрофлот», Mail.ru Group һ.б. бар. Конкурсның финалы программалар эшләү ярышларында берьюлы катнашучы IT өлкәсе белгечләре саны буенча Гиннесның рекордлар китабына керер дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100