Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казахстанның Атырау өлкәсе акиме Миңнехановны Габдулла Тукайның 140 еллыгы белән котлады
Казахстанның Атырау өлкәсе акиме Серик Шапкенов Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан котлау юллаган. Әлеге котлау сүзләре урын алган документ «Татар-информ» агентлыгы карамагында бар.
Анда Шапкенов Атырау өлкәсендә яшәүчеләр һәм шәхсән үз исеменнән Рөстәм Миңнехановны һәм бөтен тугандаш татар халкын әлеге истәлекле дата белән котлый диелә.
«Тукай иҗаты - Татарстанның гына түгел, барлык төрки халыкларның да рухи байлыгы. Аның туган җир, тел, гади кешеләр һәм аларның өметләре турындагы тирән эчтәлекле юллары татар, казах һәм башкортларга да бертигез дәрәҗәдә якын һәм аңлаешлы. Аның шигъриятендә мәңгелек кыйммәтләр – иман, хезмәт, Ватанга мәхәббәт һәм анага хөрмәт авазы яңгырый», - диелә котлауда.
Шапкенов Тукайның туган тел турындагы юлларын мисалга китереп, әлеге юлларда туган тел яшәешнең нигезе, буыннар бәйләнеше һәм милли рухның тамыры булган барлык төрки халыкларның җаны булуын билгеләп үтә. Тукай татар теленә мәдхия җырлаган кебек, бөек Абай Кунанбаев та казахларны ата-бабаларының туган телен һәм зирәклеген сакларга өйрәтә. Ике замандаш – ике күренекле шагыйрьнең тавышлары бүген дә Евразия киңлекләрендә яңгырый, дип искәртте ул.
«Тукай Абай һәм Шакарим Кудайбердиев белән бергә XX гасыр башында мәгърифәтчелек утын кабызган. Аның сүзе дәверләрне һәм чикләрне үтеп, төрки дөньяны уртак хәтер һәм уртак идеаллар белән берләштерде», - дип өстәде өлкә акиме.
Шапкенов Миңнехановка нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия һәм яңа уңышлар теләде, шулай ук Тукай һәм Абай исемнәре белән изгеләштерелгән халыклар арасындагы дуслык буыннан-буынга ныгыр дигән ышаныч белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз