news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Акча түләсәң, кеше эшли ул – ветеран-язучы, легендар колхоз рәисе Фәйзи Галиев

Илле ел дәвамында колхоз җитәкләгән ветеран-язучы Фәйзи Галиев җитәкче өчен уңыш сере белән уртаклашты.

Акча түләсәң, кеше эшли ул – ветеран-язучы, легендар колхоз рәисе Фәйзи Галиев
Рамиль Гали

(Казан, 11 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Легендар колхоз рәисе, илле ел дәвамында бер колхозны җитәкләгән, Татарстанның һәм РСФСРның атказанган агрономы, ветеран-язучы Фәйзи Галиев җитәкче өчен уңыш сере белән уртаклашты. “Эшләгән кешегә акча түләргә кирәк – акча түләсәң кеше эшли ул”, – диде Фәйзи ага Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында ветераннар өчен оештырылган концертта.

“Мин гомерем буе үз авылдашларыма хезмәт итүем белән бәхетле. Әле Арча районы үзәгендә дә булмаганда, без үзебезнең җиде авылга бушлай газ керттек. Юллар салдык, күперләр төзедек. Электростанция ясадык. Яшьләр өчен йортлар салдык. Боларның бөтенесе өчен дә акча кирәк бит – акча да эшләдек, бәрәңге иктек. Хезмәт хакын түләсәң кеше эшли”, – диде ул.

Фәйзи ага үзе җитәкләгән колхозга кергән җиде авылның да әле дә яшәвенә басым ясады. Бетәргә “хөкем ителгән” Мөндеш авылын кибет ачып, китапханә булдырып, саклап калу тарихын сөйләде. “Миңа кадәр бер авылны бетергән булганнар инде”, – диде ул.

“Менә сезнең алдыгызда бәхетле булып басып торам мин”, – дип тәмамлады чыгышын халык өчен дип яшәгән Фәйзи Галиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100