news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Акча санаганны гына түгел, тикшергәнне дә ярата

Акча санаганны гына түгел, тикшергәнне дә ярата

(Казан, 29 май, “Татар-иформ”, Сөләйман Нәҗми). Бүген ТР Хисап палатасы үзенең чираттагы коллегиясен үткәрде. Бу юлы аудиторлар “Сәламәтлек” илкүләм проекты кысаларында, беренчел медицина-санитар ярдәм хезмәтенең матди-техник базасын ныгытуга, халыкка югары технологияләргә нигезләнгән хезмәт күрсәтүгә бүленгән бюджет акчаларының нәтиҗәле тотылышын тикшерүнең йомгаклары белән таныштырдылар.

Коллегия эшендә Татарстан Дәүләт Советының бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Илсур Сафиуллин, Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге башлыгы Шамил Дәүләтгилдиев, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Виталий Федоренков катнашты. Утырышка шулай ук ТР Сәламәтлек саклау министры Камил Зыятдинов чакырылган.

ТР Хисап палатасы аудиторы Илнур Мөбәрәков тикшерү йомгаклары белән таныштырыр алдыннан, “Сәламәтлек” илкүләм проектын гамәлгә ашыру буенча республикада зур эшләр башкарылуын билгеләп үтте. Әмма шул ук вакытта, аны үтәгәндә төрле тайпылышлар, билгеләнгән нормативларның бозылуы кебек фактларның ачыклануы да ассызыклана.

Тикшерү 4 юнәлеш буенча алып барыла: амбулатор-шифаханә учреждениеләренә диагностик җиһазлар урнаштыру; халыкка югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү; халыкны иммунизацияләү, профилактикалау һәм ВИЧ-инфекциялеләрне, В һәм С гепатитлы авыруларны ачыклау һәм дәвалау буенча. Аудиторлар әлеге юнәлешләр буенча контроль-ревизия вакытында 79,2 миллион сум күләмендә финанслар өлкәсендә хокук бозуларны ачыклаган.

Диагностик җиһазларга килгәндә, 2006 ел башына аларның 65 проценты инде искергән дип табыла. Урнаштырылган яңа җиһазлар исә амбулаторияләрнең бу төр аппаратларга реаль ихтыяҗын канәгатьләндерми. Биредә аудитор мисалга шәһәр хастаханәләрен китерде. Әйтик, 17 нче санлы шәһәр шифаханәсе рентген һәм флюорография аппараты, Югары Ослан үзәк район хастаханәсе лаборатор җиһазларга, колоноскоп сорап, заявка бирсә, ул аппаратлар 2006 елда кайтарылмаган.

Аудитор шулай ук әлегә кадәр кайбер медучреждениеләрдә искергән, хезмәт күрсәтү сроклары чыккан җиһазлар белән эшләүләрен дә билгеләп үтте. Мисалга, Теләче район хастаханәсендәге рентген аппараты 1976 елдан бирле файдаланыла, ә аның эшләү срогы 7 ел. Шәһәрнең 18 нче шифаханәсендә 1984 елгы, 21 нче шәһәр шифаханәсендә 1988 елгы рентген җиһазлары белән эшлиләр икән. “Лаборатория һәм медицина кабинетларын җиһазландыру буенча тикшерелгән учреждениеләрнең берсе дә тиешле нормаларга туры килми. Табель таләпләре нигезендә, гомум практика табибы кабинетында 29 берәмлек медицина җиһазы булырга тиеш. Лаеш район хастаханәсендә ул нибары 2 берәмлек; табиб-хирург кабинетын исә 14 берәмлек медицина техникасы белән җиһазлау таләп ителсә, алары бөтенләй юк. Моннан тыш, тиешле заявка бирелгәннән соң да җиһазлар билгеләнгән графиктан соңга калып кайтарыла”, - ди Илнур Мөбәрәков. Болар белән бергә аудиторлар җиһазларның урыннардагы халык санын исәпкә алынмыйча бүленү очракларын да фаш иткәннәр.

“Сәламәтлек” илкүләм проекты кысаларында Татарстанда 60 процент санитар автотранспорт яңартылган. Кайткан техника исә ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү вакытын 10 минутка кыскарта. Әмма бу төр техникаларда да шактый җитешсезлекләр бар икән. Шулардан, аудитор санитар машина двигателе эшләп торганда электрокардиографларның эшләмәвен, тиешле утыргыч-каталкаларның булмавын һәм башка шуның ише җитешсезлекләрне санап үтте.

Тикшерү нәтиҗәләрендә күрсәтелгәнчә, шулай ук федераль бюджеттан килә торган медикаментларның төп күләме диагностик чараларга туры килә, ә ВИЧ-инфекциялеләрне дәвалау өчен кыйммәтле дару чаралары ТР бюджетыннан бүленгән акчага алына. Хисап палатасының бүгенге коллегиясендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының дәүләт заказларын урнаштыруда гамәлдәге закон нормалары бозылуны да билгеләп үттеләр.

Сәламәтлек саклау министры Камил Зыятдинов үзенең җавап сүзендә, ТР Хисап палатасы уздырган мондый тикшерүләр, эшкә комачаулау түгел, ә киресенчә, күп кенә фактларны ачыкларга ярдәм итүен белдерде. “Тикшерүчеләр безне бигрәк тә үз итте. Соңгы 3 елда гына да бездә төрле дәрәҗәдәге 22 комиссия эшләгән. Быел гына да 7 тикшерү булса, шуның 3-се – Хисап палатасыннан”, - дип өстәде министр ярым шаярып. Ә инде “Сәламәтлек” илкүләм проектына килгәндә, Камил Зыятдинов, аның республикада уңай нәтиҗәләр китерүен искәртте. “Күрсәтелгән медицина ярдәме нәтиҗәсендә республикада үлем-китем очраклары 5 процентка кимеде. Гомер озынлыгы да арта бара. 2006 да аннан алдагы ел белән чагыштырганда, яңа туган сабыйлар саны 233 кә күбрәк. Сәламәтлек саклау учреждениеләрендә аудиторлар ачыклаган фактлар һичшиксез төзәтеләчәк, тупас хокук бозу очраклары булса, урыннардагы баш табибларга карата катгый чаралар да күрелер”, - ди республиканың Баш табибы.

news_right_1
news_right_2
news_bot