Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Акчарлак» газетасы Горки-Әмәт паркында тамашачы өчен концерт оештырды
«Акчарлак» газетасы «Шул кешене сагынам» бәйгесенә нәтиҗәне Горки-Әмәт паркында тамашачы өчен зур концерт форматында ясады.
«Безнең бәйге ясап бүләкләр уйнатуыбыз кешене кызыктырып газетага яздыру максатыннан түгел. 25 ел дәвамында бүләкләр уйнатуыбыз меценатлыкка керә. Чөнки газетабыз укучылар акчасына яшәгәч, 1 процентынмы, 0,8 процентынмы – үзләренә кире кайтарасы килә», – диде газетаның нәшире һәм әлеге концертның хедлайнеры булган Габделфәт Сафин.
Ул әлеге тантананың газетаның 25 еллыгы уңаеннан башланган беренче проект булуын, алга таба укучылар белән күзгә-күз очраша торган бик күп чаралар булачагын әйтте.

«Акчарлак» газетасы редакциясе бер ел дәвамында «Шул кешене сагынам» бәйгесе алып барган. Бәйге шартлары буенча кешеләр хатлар язып аны конвертка салып почта белән җибәрергә тиеш.
«Безнең «Акчарлак» газетасы конкурслар үткәреп бүләк өләшергә ярата. Алдарак «Яулыгыңнан таныйм сине» конкурсын зур итеп үткәреп, Камал театры залында йомгак ясаган идек. Ә бу конкурс өчен шушы Әмәт паркын сайладык. Җәйге челлә өчен бик матур урын», - диде «Акчарлак» нәшрият йорты директоры Рузилә Сафина.
«Кешеләр үзләре сагынган кешеләренә булган хисләрен яздылар. Яшьлек мәхәббәтенәме, бергә хезмәт иткән кешесенәме – сагынулары турында күңелләрен ачып бирделәр. Иң яхшы хатларны бирегә алып килеп лотерея уйнатабыз», - дип аңлатты ул.

Редакция хезмәткәрләре футболкалар, китаплар, яулыклар уйнаттылар. Иң зур бүләк – суыткыч Башкортстанга китте.
Концертта Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафин үзе, шулай ук Альберт Вәлиуллин, «Айфара» төркеме солисты Алмаз Шәрифуллин һәм байтак яшь җырчылар чыгыш ясады.


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз