news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Җәкәү йортында Лаеш районы керәшеннәре концерты була

Җәкәү йортында Лаеш районы керәшеннәре концерты була
Фото: http://tuganaylar.ru/

19 - 29 февральдә Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә Лаеш керәшеннәре декадасы узды. 10 көн дәвамында Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк төркеме Лаеш керәшеннәре декадасы уңаеннан районының керәшен авыллары, билгеле шәхесләре, фольклор коллективларының һәркайсы белән аерым-аерым таныштырып барды. Бу хакта «Туганайлар» яза.

«1 март көнне, җырчы Җәкәү йортында әлеге декаданы йомгаклау уңаеннан матур концерт оештырыла. Чын үзебезчә, халык җыруларын тыңлап, аралашып, карендәшләрнең уңышларына сөенеп бергәләп бәйрәм итәргә килегез», диелгән хәбәрдә.

Концертта Лаеш районының «Көмеш» балалар фольклор ансамбле, талантлы үзешчәннәре катнаша.

news_right_1
news_right_2
news_bot