news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Академиянең интеллектуаль потенциалын саклап калу мәсьәләсе күтәрелде
Бүген Казан дәүләт медицина академиясендә Гыйльми Советның чираттагы утырышы узды
Скопировать ссылку
(Казан, 16 декабрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген Казан дәүләт медицина академиясендә Гыйльми Советның чираттагы утырышы узды. Аны академия ректоры Камил Зыятдинов алып барды.
Җыелышта академия галимнәре, сәламәтлек саклау өлкәсе белгечләре, медицина учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.
Совет утырышында фәнни эш буенча ректор урынбасары профессор Асия Сафина үз чыгышын 2010 елга академиянең фәнни-тикшеренү өлкәсендәге эшчәнлеген планлаштыру темасына багышлады. Аның сүзләренә караганда, киләсе елда академия үзенең 90 еллыгын билгеләп үтә. Шуңа күрә фәнни-тикшеренү эшен башкаруга аеруча зур әһәмият бирелергә тиеш. Аерым алганда, уку йорты фәнни тикшеренү эшен алып бару, грантларга дәгъва итәргә лаеклы булган фәнни юнәлешләрне үстерү, планда каралган фәнни эшне дәвам итүне планлаштыра. Галимнәр алдында хатын-кызларны сәламәтләндерү, балалар арасында үлү һәм авыру очракларын киметү; онкологик һәм хирургия өлкәсендәге авыруларны булдырмау, диагностикалау һәм дәвалауның ысулларын камилләштерү; яңа даруларны, медицина җиһазларын, диагностикалау юлларын табу, өйрәнү һәм гамәлгә ашыру; үпкә авыруларына диагноз кую, булдырмау һәм дәвалау ысулларын эшләү; ринологик һәм отологик авырулары булган кешеләрне дәвалауның яңа нәтиҗәле методларын табу; умырткалык, күкрәк читлеге патологияләрен дәвалау ысулларын камилләштерү; аллергия авыруларын диагностикалау һәм дәвалауның яңа чараларын эзләп табу; медицина өлкәсендәге белгечләргә өстәмә белем бирү технологияләрен тирәнләп өйрәнү һәм башка юнәлешләрдә эш алып бару бурычы куела.
Асия Сафина ассызыклап үткәнчә, академия республикабызда яман шеш авыруларыннан үлем-китем очракларын киметүгә, таралучан склероз авыруын дәвалауга юнәлтелгән программаларны тормышка ашыруда катнашачак. Галимнәрнең 37 фәнни-гамәли конференциядә катнашуы көтелә. Алар арасында 3 конференция Бөтенроссия күләмендә узачак. Иң мөһиме, апрель аенда медицина академиясе юбилеен билгеләп үтәчәк. Әлеге олуг вакыйгага әзерлек эшләре инде бүгеннән алып барыла.
Гыйльми Совет утырышында медицина белгечләре тарафыннан уйлап табылган технологияләргә, дәвалау ысулларына патентлар алу мәсьәләсе дә күтәрелде. 2010 елда алар санын 23кә җиткерү планлаштырыла. Әмма патентлар алу эше күп кенә кыенлыкларга очрый. Шуларның берсе – патент пошлинасының зур булуы, уйлап тапканны гамәлгә ашыруга финанслар җитмәү, икенчесе – академиянең интеллектуаль потенциалына башкаларның кул сузуы, ягъни чын-чынлап, идеяләрне урлау куркынычы. Әлеге проблема бар һәм аны хәл итү юлларын эзләргә кирәк, диелде утырышта.
Җыелышта шулай ук педиатрия кафедрасының 5 еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясау, аның казанышларын сәламәтлек саклау өлкәсендә гамәлгә ашыру; академиянең Үзәк фәнни-тикшеренү лабораториясенең 2010 елга эш планын раслау һәм башка мәсьәләләр каралды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot