news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Фәннәр академиясе 35 еллык юбилеен зурлап билгеләп үтәчәк

Татарстан Фәннәр академиясе 35 еллык юбилеен зурлап билгеләп үтәчәк
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе 35 еллык юбилеен зурлап билгеләп үткәрергә әзерләнә. Чара 5-8 октябрьдә узачак. Тендер дәүләт сатып алулары порталында урнаштырылган.

Чараның программасы фундаменталь фәнне һәм масштаблы мәдәни блокны берләштерер дип көтелә. Республика башкаласында төп фәнни казанышлар күргәзмәсе оештырылачак, Россия Фәннәр академиясенең Төбәк сәясәте советы утырышы, шулай ук тематик секцияләр һәм төбәк академияләре ассоциациясе очрашуы узачак.

Программаның мәдәни блогы 7 октябрьгә планлаштырылган. Бу көнне күренекле фән эшлеклеләрен бүләкләү тантанасы белән үрелеп барган концерт, синхрон тәрҗемә һәм социаль комедия элементлары кергән татар телендә спектакль күрсәтү, шулай ук оркестр катнашында банкет форматындагы кичке тантаналы кабул итү узачак.

Моннан тыш, делегатлар өчен Казан буйлап экскурсияләр әзерләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot