Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Академик Семенов Россиядә көзен аномаль явым-төшемнәр куркынычы турында кисәтте
Алдагы көздә Россия территориясендә циклоннар белән бәйле аномаль явым-төшемнәр булырга мөмкин. Бу хакта Россия Фәннәр академиясенең А.М. Обухов исемендәге атмосфера физикасы институты директоры, Россия Фәннәр академиясе академигы Владимир Семенов сөйләде, дип хәбәр итә ТАСС.
«Көзге аномалияләргә килгәндә, Россия өчен мин циклоннар белән бәйле аномаль явым-төшемнәрне аерып әйтер идем, алар су басуларга китерергә мөмкин. 2013 елда Амурдагы экстремаль су басулар моңа ачык мисал», - дип билгеләде климатолог.
Белгеч сүзләренчә, көз айларында Россия территориясендә явым-төшемнәренең артуы күзәтелә. Илнең көнбатыш һәм көнчыгыш өлешләре югары циклонлы активлык зоналары булып тора – анда Атлантик һәм Тын океан циклоннары керә.
Моннан тыш, Семенов һава аномалияләре арасында салкыннарның бик иртә яки, киресенчә, соңрак башлануын, кар катламының бик иртә, яки, киресенчә, бик соң яту мөмкинлеген телгә алды. «Мондый тайпылышлар еш кына экосистемаларга һәм авыл хуҗалыгына тискәре йогынты ясый», - диде академик.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз