news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Академик Ренат Акчурин Россиянең «Ватан алдында казанышлар өчен» орденына лаек булды

Танылган кардиохирург юбилеен билгеләп үтә: аңа 75 яшь тулды.

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин академик, табиб Ренат Акчуринны «Ватан алдындагы казанышлары өчен» IV дәрәҗә ордены белән бүләкләде. Ул дәүләт бүләгенә «сәламәтлек саклау үсешенә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен» ия булды.

2 апрельдә Ренат Акчурин юбилеен билгеләп үтә. Россия Фәннәр академиясе һәм Россия медицина фәннәре академиясе академигы, профессор, танылган кардиохирургка 75 яшь тулды.

2011 елдан алып Ренат Акчурин Татарстанның тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы Табиблар клубын җитәкли. Ул төрле медицина клиникаларында һәм институтларында эшләүче 150гә якын якташыбызны — медицина фәннәре кандидатларын һәм докторларын, академикларны, югары категорияле табибларны берләштерде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да Ренат Сөләйман улына юбилей уңаеннан котлау телеграммалары җибәрде, дип хәбәр итә Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте.

«Үз эшендә уңышка ирешергә теләүчеләр өчен лаеклы үрнәк булган кешегә хөрмәт белдерү күңелгә рәхәт. Сезнең кешеләр иминлеге хакына күпьеллык фидакарь хезмәтегез, сез ясаган уникаль эшләнмәләр һәм медицина өлкәсендәге казанышларыгыз сокландыра», — диелә Татарстан Президенты телеграммасында.  

Татарстан Премьер-министры урынбасары — Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин һәм Табиблар клубы вәкилләре юбилярны шәхсән котлаячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100