Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Геннадий Онищенко Россия хатын-кызларының 60 яшькә кадәр бала таба алуы турында белдерде
Хатын-кызларның бала табу сәләте - 60 яшькә, ә ир-атларның әти булу мөмкинлеге 90 яшькә кадәр диярлек саклана. Россия Мәгариф академиясе президенты урынбасары, Россия Фәннәр академиясе академигы Геннадий Онищенко РИА Новости агентлыгына шул хакта хәбәр итте.
Элегрәк South China Morning Post басмасы Кытайда яшәүче хатын-кызның 60 яшендә – кыз, ә аннан алдарак 58 яшендә ир бала табуы турында язган иде.
Онищенко сүзләренчә, аерым очракларда хатын-кыз, әгәр аның бала таба алу сәләте һәм күрем циклы сакланса, 60 яшькә кадәр дә балага уза ала. Ир-атларда исә бу сәләт 90 яшькә кадәр диярлек саклана.
Академик өстәп килгәнчә, хатын-кыз 60 яшендә дә бала табарга сәләтле, ләкин моның өчен гормоннарның дөрес эшләве, генетиканың яхшы булуы һәм медицина ярдәме кирәк.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз