news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Академик Онищенко россиялеләргә 2 гыйнварда эшкә чыгарга киңәш итә

РФ Фәннәр академиясе академигы Геннадий Онищенко гражданнарга Яңа ел бәйрәмнәрен озайтмаска һәм 2 гыйнвардан эшкә керешергә киңәш итә. Аның сүзләрен «РИА Новости» китерә.

Эксперт фикеренчә, бәйрәмнәр өчен идеаль вариант: 30 декабрьдә эш көнен иртәрәк тәмамлау, Яңа елны каршы алу, ял итеп, бәйрәмнән соң икенче көнне эшкә кайту.

Академик шулай ук россияләргә кышкы чорда чит илгә сәяхәтләрдән сакланырга киңәш итә. Ул бәйрәмне өйдә уздырырга тәкъдим итә һәм җылы илләргә сәяхәт итүнең куркынычлары турында кисәтә.

«Әгәр сез Тайландка китсәгез, сез ял итә алмаячаксыз, авырып китәчәксез һәм ике ай дәвамында тернәкләнергә туры киләчәк», — дип аңлата Онищенко.

Рәсми Яңа ел каникуллары 12 көн дәвам итәчәк — 2025 елның 31 декабреннән 2026 елның 11 гыйнварына кадәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot