Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Академик Онищенко башлангыч сыйныф укучылары өчен җәйге каникулларны кыскартмаска чакырды
Укучыларның җәйге каникулларын кыскарту идеясен җентекләп өйрәнергә кирәк. Бу хакта Россия Фәннәр академиясе академигы, Россия мәгариф академиясе президенты урынбасары Геннадий Онищенко белдерде, дип яза РИА Новости.
Бу карар, Онищенко фикеренчә, педагогларга өстәмә түләүләр таләп итәчәк һәм кече сыйныф укучыларына кагылырга тиеш түгел. Ул билгеләп үткәнчә, мәсьәлә укыту йөкләнешен һәм укытучыларның хезмәт хакын исәпкә алып комплекслы якын килүне таләп итә, чөнки педагогларның хезмәт хакы уку сәгатьләренә генә түгел, ә эш көннәре санына да бәйле.
Моннан тыш, җәйге чорда күп кенә мәктәпләрдә ремонт эшләре алып барыла, бу инициативаны тормышка ашыруны кыенлаштыра.
Онищенко сүзләренчә, тәкъдимне һичшиксез хупларга яки кире кагарга ярамый – нинди яшь төркемнәре өчен каникулларны кыскарту мөмкинлеген анализлау таләп ителә. Ул ассызыклаганча, башлангыч сыйныфлар өчен мондый үзгәрешләр аеруча авыр булыр иде, чөнки башлангыч мәктәп яшендәге балалар тулы канлы ял итүгә мохтаҗ.
Элегрәк Мәскәүдә Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ольга Ярославская июньне уку ае итәргә тәкъдим итте, аны иҗади дисциплиналарга багышларга мөмкин булыр иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз