news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Академик гриппны иң куркыныч инфекция дип атады

Академик гриппны иң куркыныч инфекция дип атады
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Россия Фәннәр академиясе академигы, Россия мәгариф академиясе президенты урынбасары Геннадий Онищенко гриппны иң куркыныч инфекция дип атады. Әлеге инфекция белән йөзләрчә миллион кеше авырый, аларның кайберләре вирус йоктырганнан соң системалы катлауланулар ала, дип хәбәр итте РИА Новости.

«Грипп хәзер иң куркыныч инфекция, аның белән йөзләрчә миллион кеше авырый. Авырудан соң кешеләрдә, бигрәк тә хроник авырулары булганнарда, системалы катлауланулар барлыкка килә», - диде Онищенко.

Онищенко сүзләренчә, грипптан саклануның иң нәтиҗәле ысулы – вакцинация. Академик өстәп әйткәнчә, бу сезонда вакцина составы тулысынча яңартылган, өч компонент та үзгәртелгән.

«Әлегә грипп бик күренми, Россиянең бер генә субъектында да авыру дәрәҗәсе артмаган, әмма үсеш бара. Хәзер Россиянең Европа өлешендә кискен салкынайтты, авырулар саны артачак, шуңа күрә прививка ясарга кирәк», – дип йомгаклады Онищенко.

news_right_1
news_right_2
news_bot