news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Академик Гинцбург: Пациентлар яман шештән мРНК-вакцинаны көз башында ала башлаячак

Пациентлар яман шешкә каршы Россиядә җитештерелгән мРНК-вакцинасын эксперимент режимында сентябрь ахырында – октябрь уртасында ала башларга мөмкин. Бу хакта Н. Ф. Гамалея исемендәге эпидемиология һәм микробиология илкүләм тикшеренү үзәге директоры Александр Гинцбург хәбәр итте.

«Гамәлдәге эш планы буенча, әгәр ул тулы күләмдә тормышка ашырылса, меланомалы онкологик авыруларның беренче партиясе якынча ике айдан соң бу препаратны алырга мөмкин. Ягъни, бу сентябрь ахыры – октябрь уртасы, шушы чор эксперимент режимы була», – диде ул Казан федераль университетында мРНК-технологияләрне үстерү фәнни-технологик үзәкнең фәнни-техник советы утырышында. Бу хакта РИА Новости яза.

Шулай ук ул, уңай нәтиҗәләр булган очракта, мРНК-вакциналар технологиясе ракның башка формаларын дәвалау өчен дә киңәйтелергә мөмкин. Гинцбург сүзләренчә, мутацияләр саны күпкә азрак булган авырулар бик күп, мәсәлән, ашказаны асты бизе, простата рагы, бөердәге кайбер төр яман шешләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot