news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Академик Әгъдәс Борһанов шәхси китапханәсен Сарабиккол мәктәбенә васыять иткән

Гомеренең соңгы елларын Мәскәүдә яшәгән академик китапханә архивының бер өлеше туган авылындагы мәктәптә булуын теләгән.

Академик Әгъдәс Борһанов шәхси китапханәсен Сарабиккол мәктәбенә васыять иткән
antat.ru

(Казан, 15 сентябрь, “Татар-информ”). 11 сентябрьдә Татарстан Фәннәр академиясенең мактаулы академигы Әгъдәс Борһановның шәхси китапханә архивының бер өлешен Лениногорск районы Сарабиккол авылы мәктәбенә тапшырдылар. Ул үзе шулай васыять итеп калдырган. Бу хакта Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе хәбәр итте. 

  • Әгъдәс Борһанов Лениногорск районы Сарабиккол авылында туган. Мәктәптә галимгә багышланган музей стенды ачылган. Мәктәп 2019 елның 5 октябрендә 100 еллыгын бәйрәм итә.

ТР Фәннәр академиясе вице-президенты В.В. Хоменко мәктәп укучылары һәм укытучылар алдында чыгыш ясаган. Ул Бөек Ватан сугышында катнашкан, гомеренең соңгы көннәренә кадәр Россия җәмгыятенең социаль-икътисади реформациясен чишү юлларына багышланган фәнни басмалар эшләүне дәвам иткән академик Әгъдәс Борһановның тормышы һәм фәнни эше турында сөйләгән.

"Гомеренең соңгы елларын Мәскәүдә яшәүгә карамастан, Әгъдәс Борһанов бар уйлары белән Татарстанга омтылды. Ул Татарстанны социаль һәм икътисади яңарышлар өчен иң яхшы мәйданчык дип санады. Ә аның ватаны – Сарабиккол авылында Татарстанның Көньяк-Көнчыгышының хәзерге тормышына һәм тарихына багышланган масштаблы конференцияләр уздырыла", диелә хәбәрдә.

  • 2018 елның 8 ноябрендә Мәскәү татарларының иң өлкән вәкилләреннән берсе булган Әгъдәс Борһанов 99нчы яшендә вафат булды. Галимнең 300гә якын фәнни хезмәте һәм унбишкә якын китабы дөнья күргән. Бөек Ватан сугышында катнашканы өчен Әгъдәс Борһанов II дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм 15 медаль белән бүләкләнгән.
  • 2019 елның мартында Әгъдәс Борһановның китаплары (меңнән артык басма) һәм шәхси әйберләре ТР Фәннәр академиясенә тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100